Татарстанда коронавирусның  91 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 91 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция белән зарарланучыларның 29ы хастаханәгә урнаштырылган, калганнары өйдә дәвалана.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 91 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда  ТР Президентының пресса хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

29 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 62 кеше өйдә дәвалана. Ачыкланган очракларның 2се читтән кертелгән, ә калганнары элемтә аша йоктырылган.

Күрше Балтач һәм Мамадыш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Кукмара районында коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәде.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев