Инфекцияле 33 кеше хастаханәгә салынган, 57 кеше өйдә дәвалана.
Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланды. «Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
33 кеше хастаханәгә салынган, 57 кеше өйдә дәвалана, 2 очрак — чит илдә йоктырылган, 88 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.
Күрше Саба районында коронавирус белән зарарлануның 1 очрагы теркәлгән, Кукмара районында ачыкланмаган.
фото: «Татар-информ»
Нет комментариев