Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 163 710 очрагы ачыкланган.
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда тагын 828 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 86 пациент хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 163 710 очрагы ачыкланган, 152 888 кеше (шуларның 374е – узган тәүлектә) терелгән.
Коронавирустан вафат булучылар саны элеккечә кала – 2003.
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев