Татарстанда яшәүчеләрне атна азагында озын ял көннәре көтә
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.
Биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларны бу атна азагында озын ял көннәре көтә. Яллар 21 февральдән 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне ял көн санала. Быел ул дүшәмбегә туры килә, димәк, ял көннәре өч көн дәвам итәчәк.
Озын яллар алдыннан килүче соңгы эш көне — 20 февраль — кыска эш көне булмаячак, чөнки ул бәйрәм көненнән алда килми.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев