Татарстанда ял көннәрендә һава торышы үзгәрәчәк
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә һава торышы үзгәрәчәк

Явым-төшемсез һава торышы көтелә.

Алдагы ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемсез  һава торышы көтелә, температура фоны төшү дәвам итәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразында шул турыда әйтелгән, дип яза МА «Татар-информ».

Төннәрен термометр баганалары 0..-7 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар әйтүенчә, тәүлекнең якты вакытында һава +1..+7 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында төньяк циклонның атмосфера фронтлары республикага тагын яңгыр китерәчәк. Шул ук вакытта һава температурасы +2..+7 градустан югары күтәрелмәячәк.


Нет комментариев