Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы бәясе арткан
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы бәясе арткан

АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензинның бәясе 93,60 сумнан 93,87 сумга кадәр арткан.

Татарстанда 30 июньнән 6 июльгә кадәр автомобиль ягулыгының барлык төп төрләре дә кыйммәтләнде. Росстат мәгълүматларына караганда, республикада бер литр бензинның уртача бәясе бу чорда 68,98 сумнан 71,15 сумга кадәр арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

АИ-92 маркалы бензинның бәясе 65,87 сумнан 67,98 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-95 71,45 сумнан 73,75 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензинның бәясе 93,60 сумнан 93,87 сумга кадәр арткан. Дизель ягулыгы да кыйммәтләнгән. Аның литры бүген 81,57 сум (моңарчы 79,41 сум иде) тора.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев