Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру буенча акция игълан ителде

Акция 3 октябрьдән 10сына кадәр дәвам итәчәк.


Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 3 октябрьдән 10сына кадәр Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акция игълан ителде. 
Чара хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында уздырыла. Шулай ук бу эш хайваннарны билгеле бер территориядә, аучылык хуҗалыгында тоту өчен дә әһәмиятле. Акциядә төрле оешма хезмәткәрләре һәм урта, махсус белем бирүче, югары уку йортларының укучылары катнаша ала. 
- Кукмара районында барлык аучылык территорияләре дә Саба өйрәнү-тәҗрибә, Лубян урман хуҗалыкларына һәм Кукмара аучылык җәмгыятенә карый. Әлеге акциядә барлык аучылыклар да үз өлешен кертәчәк. Мәсәлән, Лубян урман хуҗалыгында акцияне үткәрергә урман-техник көллияте студентлары ярдәм итәчәк, алар белән берлектә кыргый хайваннарга тиешле азык салынган җимлекләр куелачак, - диде Кукмара районы буенча федераль дәүләт күзәтчелегенең бүлек җитәкчесе Ленар Галимуллин. 
Акция барышында поши, куяннарга – тоз, ә ау кошларына комлы вак таш, шулай ук канатларын чистарту өчен көл салынган тартмалар кую планлаштырыла. Моның өчен якынча бер метрга бер метрлы агач тартма-җимлек эшләнә, ә искеләре яңартыла. Ел саен 2-3 яңа тартма ясыйбыз, диде Ленар Галимуллин. Әлеге тартмалар партояклыларга - югары, ә куяннарга түбәнрәк урыннарга урнаштырылса, кошлар өчен дә җимлекләр җиргә куела. Кыргый хайваннарга урманда әле азык запасы җитәрлек, шуңа күрә куяннарга - миллек, пошиларга печән ише азыкларны кыш көне бирәчәкләр. 
Шулай ук Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Республика территориясенә Африка чумасы вирусы үтеп керү, таралуны булдырмау максатларында, буфер зоналар булдырыла. Ягъни Россиянең башка субъектлары белән территорияләре чиктәш булган районнарга чиктән 20 чакрым арада кабан дуңгызларына азык кую, аларны буфер зонага алып керү, эшкәртү һәм башкалар тыела. Буфер зонада билгесез сәбәпләр аркасында үлгән кабан дуңгызы ачыкланган очракта, тиз арада район ветеринария берләшмәсенә һәм Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итәргә кирәк. Кукмара районында барлык аучылык территорияләре дә башка өлкә белән чиктәш булу сәбәпле, буфер зонага керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев