Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан халкын озын яллар көтә

2026 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында 121 көн ял итәчәк.

Апрельнең соңгы эш атнасы дүрт көн — 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу 2026 елга Татарстанның җитештерү календаре буенча, дип яза «Татар-информ» МА.

Шул ук вакытта җомга, 1 май, бәйрәм ял көне булачак. Шуңа күрә пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

Кыска эш атнасыннан соң россиялеләрне озын яллар көтәчәк — алар 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итәчәк. Май аенда РФ халкын — 12, ә ТР халкын 13 көн ял көтә (Корбан бәйрәме уңаеннан).

2026 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында 121 көн ял итәчәк.

Фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев