Концертлар ачык мәйданчыкларда, мәдәният йортларында узачак, бер-берсеннән аерылып торачак.
«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре җиңүчеләре, лауреатлары иҗади турга чыгачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Концертлар 4-18 сентябрьдә ачык мәйданчыкларда, мәдәният йортларында узачак, бер-берсеннән аерылып торачак. Бу - телебезне, җыр-моңнарыбызны күрсәтергә тагын бер мөмкинлек.
Тур Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланачак.
Кукмара районында концерт 12 сентябрьдә узачак.
Нет комментариев