Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан: 2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә кемнәр чыгачак

Киләсе елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк.

Татарстанлыларның кайберләре 2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә чыга алачак. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Татарстанда яшәүчеләргә картлык буенча 2 төрле пенсия бирелә: иминият һәм социаль.

Агымдагы кагыйдәләр буенча, иминият пенсиясен алу өчен 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 30 пенсия баллы булырга тиеш. Тиешле стажы яки баллары булмаган республика халкы социаль пенсия алучылар була.

2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә 1957 елгы ир-атлар һәм 1962 елгы хатын-кызлар чыга алачак.

Шул ук вакытта кеше социаль пенсиягә чыгудан баш тартырга һәм өстәмә стаж һәм пенсия баллары эшләү, социаль пенсиягә күбрәк булган иминият пенсиясенә дәгъва кылу өчен эшләвен дәвам итәргә хокуклы.

Киләсе елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Ләкин әгәр бу пенсионер ала торган бердәнбер түләү булса, ул яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә алачак, ул 2026 елда Татарстанда 16 098 сумга тигез булачак.

Фото: Солтан Исхаков/ «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo