Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Суд Кукмара районында яшәүче бер кешене 100 мең сумнан артык алимент буена бурычлары өчен төзәтү эшләренә җибәргән

49 яшьлек ир-ат дүрт айдан артык балигъ булмаган дүрт баласы тәрбияләү өчен акча түләмәгән.

Суд Кукмара районында яшәүче бер ирне алимент буенча 100 мең сумнан артык бурычлары өчен төзәтү эшләренә билгеләгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

49 яшьлек кукмаралы дүрт айдан артык балигъ булмаган дүрт баласын тәрбияләү өчен акча түләмәгән. Нәтиҗәдә, бурыч 100 мең сумнан артып киткән.

Ул элегрәк тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул үз гаебен тулысынча таныды.

Ир-атка “балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Суд гаеплегә дүрт ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Аның хезмәт хакыннан 10 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев