Соңгы тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 594 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда җиде кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1946, 1930, 1954 елларда туган хатын-кыз һәм 1949, 1937, 1952, 1950 елларда туган ир-ат бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 594 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев