Сергей Димитриев Кукмара районы халкын һәм кунакларын Яңа ел бәйрәме белән котлый
2025 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын, диелә котлауда.
«Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары! Барыгызны да якынлашып килүче 2025 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.
Узып баручы ел махсус хәрби операция бару белән бәйле рәвештә тормышыбызга күп кенә авырлыклар, югалтулар алып килде. Әмма шуңа да карамастан халкыбыз тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, тагын бер кат үзенең бердәмлеген исбатлады. Республикада тормышка ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә, социаль объектлар, юллар төзелде, реконструкция эшләре башкарылды. Алдынгы күмәк хуҗалыклар, эре сәнәгать предприятиеләре Кукмара данын еракларга танытсалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Барыбызның да көндәлек хезмәте, тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән: яшәгән төбәгебезне матур, бай, имин итәсебез килә.
Алда безне зур бәйрәмнәр — 2025 елга аяк басу, Яңа ел каникуллары көтә. Алар һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, зур сөенечләр алып килсен. 2025 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын.
Бәйрәмнәр белән, кадерле дуслар!» – диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев