Шәһәр үсеше: Кукмарада үпфункцияле яшьләр үзәге булдыру планлаштырыла
Соңгы яңалыклар

Шәһәр үсеше: Кукмарада үпфункцияле яшьләр үзәге булдыру планлаштырыла

Булачак үзәк яшьләрнең аралашу урыны гына түгел, ә яңа идеяләр туа һәм тормышка аша торган, сәләтле яшьләрне берләштергән мөһим иҗтимагый мәйданга әверелер дип көтелә.

Районда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге якынча 14 мең кеше яши. Аларның үсеше, аралашуы һәм идеяләрен тормышка ашыруы өчен заманча күпфункцияле яшьләр үзәге булдыру планлаштырыла.

«Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексы мәйданчыгында булачак объект буенча фикер алышу узды. Үз тәкъдимнәрен белгечләр, яшьләр активы вәкилләре, шәһәр халкы һәм киләчәктә үзәккә йөрергә теләүчеләр җиткерде. Очрашуның төп максаты — әзер проектны тәкъдим итү генә түгел, ә халык фикерен ишетү, әлеге мәйданны район халкының нинди итеп күрергә теләвен ачыклау иде.

Яшьләр үзәгенең шәһәр өчен әһәмияте зур булачак. Биредә яшьләрнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү, үз сәләтләрен үстерү, яңа һөнәрләр һәм юнәлешләр белән танышу, төрле проектларда катнашу өчен мөмкинлекләр тудырырга ниятләнә. Шулай ук төрле чаралар, очрашулар, лекцияләр һәм иҗади проектлар үткәрү өчен дә уңайлы шартлар булдырылачак.

Яшьләр үзәгенең шәһәр өчен әһәмияте зур булачак.
Яшьләр үзәгенең шәһәр өчен әһәмияте зур булачак.

Тәкъдимнәр арасында аралашу өчен уңайлы кофе-бар, иҗат мәйданчыклары һәм остаханәләр, шулай ук йога һәм башка төрле шөгыльләр өчен зал булдыру идеяләре дә бар. Спорт белән кызыксынучылар өчен дә тиешле шартлар тудыру мөмкинлеге карала.

Башлангыч планнар буенча, бина өч катлы булачак. Һәр катта төрле юнәлештәге эш алып бару өчен мәйданчыклар урнаштыру күздә тотыла. Ә бинаның эчке бизәлеше, җиһазландырылуы һәм аның функциональ зоналары халык фикерен исәпкә алып формалаштырылачак.

Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр алга таба проектны камилләштерүдә мөһим роль уйнаячак. Шулай итеп, булачак үзәк яшьләрнең аралашу урыны гына түгел, ә яңа идеяләр туа һәм тормышка аша торган, сәләтле яшьләрне берләштергән мөһим иҗтимагый мәйданга әверелер дип көтелә.

Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр алга таба проектны камилләштерүдә мөһим роль уйнаячак. 
Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр алга таба проектны камилләштерүдә мөһим роль уйнаячак. 
  • Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев