Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Балаларга планлы медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелергә тиеш

ТР Президенты әлеге мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тотачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау министрына балаларны планлы медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләсен махсус контрольгә алырга кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Эпидемиологик вазгыять катлаулы булуга да карамастан, балаларга ярдәм тулы күләмдә күрсәтелергә тиеш», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, профиль министрлык үз эшен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә балалар арасында чир йоктыру куркынычына юл куймаслык итеп оештырырга тиеш.

Миңнеханов әлеге мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев