Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте

Бу хакта ул 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте. Бу хакта ул 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани. Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.

«Ул Җиңү – безнең төп горурлык. Бүген бездә булганнар белән фронтта һәм тылда җиңү өчен көч куйган ветераннарга бурычлыбыз. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитләре көннән-көн кими. Һәр ветеранны кайгырту мөһим. Муниципаль берәмлек башлыкларына, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә тиешле чараларга әзерлекне югары дәрәҗәдә оештыруларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.

«2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итәм», – диде Татарстан Рәисе.

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев