Россиялеләргә май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәге турында сөйләделәр
Әгәр отпуск акчасы күбрәк булуын теләсәң, эш көннәре күп булган айларны сайлау отышлырак.
Май аенда эшләми торган бәйрәм көннәре отпуск вакытында ялларны озайта, әмма алар өчен түләнмәячәк. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Голубева РИА Новости агентлыгында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«РФ Хезмәт кодексының 120 маддәсе нигезендә, еллык түләүле отпуск чорына туры килә торган эшләми торган бәйрәм көннәре календарь отпуск көннәре исәбенә кертелми. Бу мондый көннәр чынлыктагы ял вакытын озайта дигәнне аңлата, ләкин алар өчен түләнми», — диде Голубева.
Эксперт мондый мисал китерде: 1 майдан 14 календарь көнгә отпуск рәсмиләштерсәң, чынлыкта ял бәйрәмнәр хисабына 16 көнгә сузылачак, әмма 14 көнгә генә түләнәчәк. Шул рәвешле, 29 апрельдән 15 көнгә отпуск алганда, гомуми ял вакыты 17 көн тәшкил итәчәк, әмма бары тик 15 көнгә генә түләнәчәк.
Отпуск вакытын сайлау хезмәткәрнең максатларына бәйле. Әгәр отпуск акчасы күбрәк булуын теләсәң, эш көннәре күп булган айларны сайлау отышлырак.
«Әгәр отпуск вакытын озайтырга телисең икән, аны бәйрәм көннәрен исәпкә алып планлаштырырга була: алар эштә булмау чорын өстәмә отпуск көннәрен сарыф итмичә озайтачак», — дип сүзен төгәлләде ул.
Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев