Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә уртача пенсия күләме якынча 12 процентка арткан

1 гыйнвардан иминият пенсияләрен — 7,6 процентка, ә 1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8 процентка индексацияләү күздә тотыла.

Октябрь аенда Россиядә уртача пенсия күләме, бер ел эчендә 11,7 процентка артып, 23,5 мең сумга җиткән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2025 елның октябрендә билгеләнгән уртача пенсия 23 530 сум тәшкил иткән, бу узган елның октябрь күрсәткеченнән шактый югары.

Ноябрь ахырында Россия Президенты Владимир Путин 2026-2028 елларга Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджеты турында законны имзалады. Документ 1 гыйнвардан иминият пенсияләрен — 7,6 процентка, ә 1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8 процентка индексацияләүне күздә тота.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев