Россиядә 2027 елда больничныйның минималь күләме үзгәрәчәк
Соңгы яңалыклар

Россиядә 2027 елда больничныйның минималь күләме үзгәрәчәк

Минималь пособие хезмәт хакының минималь күләмен конкрет айдагы календарь көннәр санына бүлү нигезендә исәпләнә.

2027 елда Россиядә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләменең минималь чикләре артачак. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сүзләренчә, авыруның бер көне өчен түләү күләме айга карап 933,39 сумнан 1033,39 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

31 календарь көн булган гыйнвар, март, май, июль, август, октябрь һәм декабрь айларында минималь көнлек түләү 933,39 сум булачак. 30 көнлек апрель, июнь, сентябрь һәм ноябрь айларында ул 964,5 сум тәшкил итәчәк.

28 көнлек февральдә больничныйның минималь көнлек күләме 1033,39 сумга җитәчәк. Белгеч аңлатканча, минималь пособие хезмәт хакының минималь күләмен конкрет айдагы календарь көннәр санына бүлү нигезендә исәпләнә.
 


Нет комментариев