Россиядә 200 мең сумнан артык хезмәт хакы алучылар саны арткан
Соңгы яңалыклар

Россиядә 200 мең сумнан артык хезмәт хакы алучылар саны арткан

Хезмәт хакы структурасында исәпкә алынган хезмәткәрләрнең гомуми саны дүрт ел эчендә 59,4 млннан 61,3 млн кешегә кадәр арткан.

Россиядә айлык хезмәт хакы 200 мең сумнан артып киткән хезмәткәрләр саны соңгы дүрт елда ике тапкырдан күбрәк арткан. 2022 елда андый хезмәткәрләр 1,74 млн булса, 2025 елда аларның саны 3,9 млнга җиткән. Бу мәгълүматларны Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоров Федерация Советында китергән, дип яза «Коммерсантъ».

Шул ук чорда 100–200 мең сум хезмәт хакы алучылар саны да арткан: 2022 елдагы 5,02 млн кешедән 2025 елда 11,6 млнга кадәр. Ә 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучылар саны 29,9 млннан 21,3 млнга кадәр кимегән.

Хезмәт хакы структурасында исәпкә алынган хезмәткәрләрнең гомуми саны дүрт ел эчендә 59,4 млннан 61,3 млн кешегә кадәр арткан. Бер минималь хезмәт хакыннан да югары булмаган керем алучылар саны 8,4 млннан 10,5 млнга җиткән. Шул ук вакытта һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны 4,2 млннан 9,2 млн кешегә кадәр арткан.


Нет комментариев