Район Дәүләт автоинспекциясе каникуллар башлану уңаеннан шоферланы һәм ата-аналарны игътибарлы булырга өндәде
Кайбер әти-әниләр, шоферлар яшь пассажирларның иминлегенә салкын карый.
Берничә көннән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Әлеге чорда инспекторлар балаларга, яшь пассажирларга карата аеруча игътибарлы булачак.
– Дәүләт автоинспекторлары ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр, рейдлар уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучыларга контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында яшь җәяүлеләрне уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый, – ди район Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Сергей Егоров. – Әти-әниләрдән дә балаларына юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен даими искәртеп торуларын сорыйбыз. Киемнәрдә мәҗбүри рәвештә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш.
Инспектор сүзләре буенча, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләр шулай ук аерым игътибарга алыначак. Чөнки балаларның гомере беренче урында булырга тиеш.
– Кайбер әти-әниләр, шоферлар яшь пассажирларның иминлегенә салкын карый. Нәтиҗәдә юл фаҗигаләрендә ел саен күпме баланың гомере өзелә, төрле имгәнүләр ала, – ди Сергей Петрович. – Ике автомобиль кара-каршы бәрелешкәндә арттагы пассажир урынындагы махсус креслодагы баланың исән калу мөмкинлеге 2,5 тапкырга күбрәк. Шуның өчен дә әти-әниләр автоурындыкка акча кызганмасыннар иде.
Балаларны автомобильгә утыртып йөрү белән бәйле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә административ хокук бозулар Кодексы нигезендә өч мең сум штраф карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев