Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Путин контрактчылар өчен айлык компенсация турындагы карарны имзалады

Айлык компенсация түләве күләме түләүне туктатып тору вакытына хәрби хезмәткәр алган тиешле еллар эшләгән өчен пенсиянең 100 процентын тәшкил итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби-контрактчыларның билгеле бер категориясе өчен айлык компенсация түләүләрен кертү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты, дип яза «Татар-информ» МА.

Карар буенча яңа түләүгә хокукны түбәндәге критерийларга туры килә торган хәрби хезмәткәрләр ала:

  • 2022 елның 24 февраленнән башлап хәрби хезмәт узу турында контракт төзүчеләр;
  • Махсус хәрби операциядә катнашучылар;
  • Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар, аны түләү хәрби хезмәтне яңадан торгызуга бәйле рәвештә туктатылган кешеләр.

Айлык компенсация түләве күләме түләүне туктатып тору вакытына хәрби хезмәткәр алган тиешле еллар эшләгән өчен пенсиянең 100 процентын тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта аны түләү туктатылганнан соң булган пенсиянең күләмен арттыру (индексацияләү) исәпкә алына.

фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев