Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч.Кучук җирлегендә халык җыены узды

Районыбызның авыл җирлекләрендә халык белән очрашып-сөйләшүләр дәвам итә.

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем бүген Поч.Кучук авыл җирлегендә булып кайтты. 

Поч.Кучук авыл җирлегенә 8 авыл керә, 959 кеше яши. Җирлек башлыгы Реналь Гыйниятов очрашуга килүчеләрне үзара салым һәм башка программалар буенча башкарылучы эшләр белән таныштырды, киләчәккә булган планнарны ассызыклады. 

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районның һәр тармагында башкарылган эшләр турында сөйләде, уңышларга тукталды, быелның 8 сентябрендә VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачагын билгеләп үтте. 

Җирлектә төп проблемаларын берсе – су белән тәэмин ителеш. Красный Октябрь авылыннан килүче ханымнар да шул сорауны бирде. Шулай ук Кенәбаш авылындагы урамнарга асфальт түшәү, авылларда урам баганаларының лампочкаларын алыштыру һәм башка проблемалар да күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев