Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пешекче булып эшләүче Гөлшат Сәмигуллина: Ипи пешергәч, үземне ниндидер изге эш башкаргандай тоям

Янилдәге «Туган як» кафесында өлкән пешекче булып эшләүче, Чишмәбаш авылы кызы Гөлшат Сәмигуллинага бары тик 31 яшь.

Орчык кадәр генә ул үзе, ә менә җитезлегенә, «йөрәкле» булып башкарган хезмәтенә күз тимәсен, сокланырлык! Гомумән, Гөлшат әзерләгән ризыкларны ашап туеп булмый.

Тәмлелеге, матур бизәлешенә сүз дә әйтмәслек, әле бит өч-дүрт кешелек табынга гына түгел, һәр җомга, шимбә саен йөзләп кешелек өстәлгә үз кул астындагы төркем белән берничә төрле ризык әзерлисе. Кайвакытта берничә залда берьюлы ике-өч бәйрәм үтсә, эш "фронт«ы тагын да арта. Ничек өлгерәдер, шаккатмалы?!

«Һәр эшнең үз исе», — диелгән балалар язучысы Джанни Родариның «Һөнәрләрнең исе нинди?» шигырендә. Әлеге сорауны Гөлшатка да бирдем. 

— Икмәк иседер, «бисмиллаһ» иседер, — диде ул, җавап итеп. — Кафе ишеген шушы сүз белән ачып керәм, һәрбер әйберне кулга алган саен әйтәм, кыскасы, көне буе шушы сүзне кабатлыйм. Ә ипи пешергәч, күңелем тынычлана, үземне ниндидер изге эш башкаргандай тоям. 
Шулайдыр, чөнки аның иң яратып пешергән ризыгы да — парлы икмәк. 

Янилдәге «Туган як» кафесында өлкән пешекче булып эшләүче, Чишмәбаш авылы кызы Гөлшат Сәмигуллинага бары тик 31 яшь. Беренче тапкыр, чынлап торып, 16 яшьләрендә генә ашарга әзерли башлавына ышанасы да килми. 

— Чын-чынлап, — ди ул. — Чөнки без игезәк сыңарым Илшат белән үскәндә Гөлия апабызга йөкләнгән иде бу вазыйфа. Әни дә, апа да бик тәмле, оста итеп әзерли. Алар аш бүлмәсендә вакытта иркәрәк булдым, миңа бик эләкмәде. Апа кияүгә чыккач, инде әни әлеге эшнең нечкәлекләренә төшендерә башлады: бәрәңгене менә шулай итеп шакмаклап, итне болайрак итеп турыйсы. Үз законы: әгәр дә бүген әтиең белән миңа мантый пешереп ашатмыйсың икән — кич белән урамга чыкмыйсың, өчпочмак пешермәсәң — әбиләреңә бармыйсың. Ничек пешермисең ди инде — яраткан әбиемнең хәлен белеп кайту минем өчен үзе зур бәйрәм бит! Мал-туарны күп асрадык, әни өйдә нәрсәләр эшлисен кәгазьгә язып, тәмамлагач әйтерсең дип, абзар-курага чыгып китә. Менә шулай итеп, ачуланмый гына әнием Гөлфирә мине эшкә өйрәтте. Мәктәптән соң Казандагы пешекчеләр көллиятен тәмамлап эшкә урнашканда, әтием Басыйрның әйткән сүзен гомеремдә дә онытмаячакмын: «Гомер буе фермада көтү көтеп, гади эшче булсам да, йөземә кызыллык китерәсе түгел!» Җавап итеп, әти, әни, хезмәтемдә мактасалар әйтермен, хурласалар сиздермәмен, дидем. 

Гөлшат беренче хезмәт хакына әнисенең иң яраткан ризыгын — ысланган балык алып кайта. 

...Бер минут та тик тора белмәүчеләр кавеменнән ул. Эшләгән чагында янында нидер сөйләшеп торганнарын да өнәми. Әнә Казанда укыганда да атна ахырын чак җиткерә. Чөнки шәһәрдә эш юк! 

— «Туган як» кафесына урнашкач, үз эшемнең никадәр җаваплы икәнен аңлап, эш тәртибенә елый-елый өйрәндем, — ди Гөлшат. — Директорыбыз Минзилә Рашид кызына олы хөрмәтемне белдерәм. Хезмәтемне, тырышлыгымны, максатчан булуымны күрә белде.

Бәйрәмнәр тәмамланганнан соң, яныбызга килеп, кызлар белән башкарган эшебезне бәяләүчеләрне күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Хәзер инде әни ризык әзерләүнең кайбер серләрен миннән сораша, үзем дә бик теләп, яшермичә башкаларга да өйрәтәм. 

Ут борчасы Гөлшат ничек түзгәндер, әмма озак сөйләшеп утырдык. Аның гаебе булмаса да, мичтә онытылып көйгән казлар да искә алынды (алар урынына җитәкчегә сиздерми генә якын-тирә районнардан да төне буе каз эзләп, пешереп, иртәнге сәгать 9га ике казны өлгертүе дә), алма пирогы пешергәндә тәмле булсын өчен эчлекне бераз бал белән аралаштырып алырга кирәклеген дә, тик тора белмәгәнгә күрә ял итәргә барырга теләмәвен дә, 37шәр йомыркага баскан токмач камырын зу-у-ур итеп җәеп кисәргә яратканын да белдек. 

Ә иң мөһиме — күпме генә арса-талса да, аның беркайчан да нәрсә өчен бу хезмәтне сайлаганмын икән дип үкенгәне юк. Чөнки ул үз хезмәтен бик ярата, һәм ул — үз эшенең остасы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев