Педагогларның оклады ике минималь хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш, ди Дәүләт Думасы депутатлары
Депутатлар педагогик эшчәнлекнең абруен күтәрү, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучыларга тиешле шартлар тәэмин итү кирәклеген искәртә.
Дәүләт Думасының депутатлар төркеме укытучылар окладының база ставкасын төбәктә гамәлдә булган минималь хезмәт хакының икеләтә күләменнән дә ким булмаган дәрәҗәдә билгеләү турында инициатива кертте. Шул хактагы проект бәяләмә алу өчен Хөкүмәткә тапшырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Документта билгеләп үтелгәнчә, дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә эшләүче педагогларның хезмәт хакы билгеләнгән педагогик йөкләнеш нормасын үтәгәндә лаеклы керем дәрәҗәсен тәэмин итәргә тиеш.
Бүгенге ставка укытучыларга лаеклы хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирми, шуңа күрә күбесе эштән китәргә мәҗбүр була. Депутатлар педагогик эшчәнлекнең абруен күтәрү, балаларга белем-тәрбия бирүдә укытучыларга тиешле шартлар тәэмин итү кирәклеген искәртә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев