Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Нур Баян” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Самерханова: Бу минем генә түгел, ә тулы бер команданың җиңүе

Җитәкче “Гражданлык инициативаларының иң яхшы практикасы” конкурсында җиңү яулады.

“Нур Баян” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Самерханова Бөтенроссия күләмендә узган “Гражданлык инициативаларының иң яхшы практикасы” конкурсында “Халыкка, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм” номинациясендә җиңү яулады.

Аны Мәскәү шәһәрендә узган, Территорияләрне һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү буенча Бөтенроссия ассамблеясенең 10 еллыгына багышланган “Җирле берләшмәләрнең бердәм җәмәгать хакимияте сис­темасындагы роле” исемле җирле һәм иҗтимагый үзидарә форумы кысаларында бүләкләделәр.

Раулә Сөләйман кызы “Нур Баян” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе вазыйфасын  2014 елдан бирле башкара. Ул биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, уңайлы итү өчен бар күңелен биреп хезмәт куя. Башкарган эшләре халык, җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнә. Әлеге конкурс турында ишеткәч тә югалып калмый ул, “Вакыт безне сайлады” проекты белән катнашырга була. 

– Проектның төп максаты – махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучыларга, демобилизацияләнгән хәрбиләргә, МХО инвалидларына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм һәм терәк күрсәтү. Әлеге максатка ирешү өчен проект кысаларында берничә мөһим бурыч билгеләдек. Иң элек, проектны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле матди-техник шартлар тудыру күздә тотыла. Шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм оештыру, авыр вәзгыятьтә калган гаиләләргә психологик ярдәм һәм рухи терәк күрсәтү – мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Моннан тыш, иҗтимагый үзидарә территориясендә яшәүчеләрне һәм волонтерларны җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә җәлеп итәргә тырыштык. Проектның әһәмиятле өлешләреннән берсе буларак, Тимер юл урамы буендагы буш урынны төзекләндерү һәм анда МХО, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня һәм башка хәрби хәрәкәтләр геройларына багышланган мәгълүмати-патриотик стенд урнаштыру каралган иде. Бу проект халыкта, аеруча үсеп килүче буында, патриотизмны үстерү максатын күздә тота. Без “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсында җиңүче дип табылып, территорияне төзекләндерүгә юнәлдерүгә 1 миллион сум күләмендә грантка ия булдык, – дип сөйләде Раулә Сөләйман кызы.

“Нур Баян” иҗтимагый узидарә территориясендә барлыгы 5981 кеше исәпләнә. 25 гаиләдә ирләре, уллары махсус хәрби операциядә катнаша, әлеге гаиләләрдә 57 бала тәрбияләнә. Алар арасында 5 күпбалалы гаилә бар, анда өч һәм аннан да күбрәк бала үсә. Ә 11 гаилә МХО барышында якыннарын югалткан. 

– Территориясендә яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән шәхси аралашу аларның даими рәвештә стресс халәтендә яшәүләрен күрсәтә. Еш кына әлеге гаиләләр ярдәм өчен кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен белмиләр. Шуңа күрә без төрле ведомстволар белән үзара хезмәттәшлекне координацияләүче ролен үтибез. Мәдәни-ял итү чаралары, социаль-психологик һәм юридик консультацияләр нәтиҗәсендә борчылу дәрәҗәсен киметү, аларның мораль-психологик халәтен яхшырту өчен шартлар тудырыла, – диде Раулә Самерханова. 

Әйе, проектның социаль әһәмияте бик зур. Әтиләреннән вакытлыча аерылып калган балаларга, ирләре өчен борчылып, күз яшьләре түгеп яшәүче хатын-кызларга, аналарга аеруча игътибар бирү кирәк. Шулай ук ил сагында һәлак булган хәрбиләрнең якыннарын кайгырту һәм игътибар үзәгендә тоту да мөһим. Шуңа күрә әлеге проект конкурста да югары бәя алуы  гаҗәп түгел.

Раулә Самерханова башкаладан бик күп кичерешләр алып кайтты.

– Бик яхшы каршы алдылар. Гел игътибар үзәгендә булдым. Миңа теләктәшлек күрсәткән, хезмәтемдә һәм әлеге зур юлда ярдәм итүчеләргә хөрмәтем зур. Бу минем генә түгел, ә тулы бер команданың җиңүе, – диде ул хис-тойгылар белән. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев