Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ноябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

Татарстан Республикасында 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Ноябрь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. Бу 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип яза «Татар-информ» МА.

Бәйрәм алдыннан, Россия Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, 3 ноябрьнең эш көне 1 сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыныңматбугат хезмәте.

Шулай ук 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм якшәмбегә туры килә. Әмма, төбәк законнары нигезендә, ял көннәре һәм бәйрәм көннәре бер көнгә туры килгәндә, өстәмә ял көне бирелми.

Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән – 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәк.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев