Ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлану көннәре Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең якынча даталары билгеләнде. Алар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бастырылган җитештерү календарендә күрсәтелгән, дип яза «Татар-информ» МА.
«Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең якынча даталары – 21 апрель һәм 28 июнь», диелгән документта.
Ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлану көннәре Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев