Наркотик матдәләр кулланып руль артына утыручыларны административ җаваплылыкка тарту каралган
1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф каралган
Наркотик матдәләр кулланып руль артына утыручылар административ җаваплылыкка тартылалар. Шуның нигезендә 1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф каралган. Шулай ук наркотик матдәләр кулланып тоткарланучы наркологка учетка куелып, эше алга таба тикшерү өчен прокуратурага җибәрелә. Ә транспорт йөртүче бер ел эчендә наркотик матдәләр кулланып икенче тапкыр тоткарланса, җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Район ЮХИДИ хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев