Байлангар авылында модельле китапханә ачылды
Биредә укучылар өчен уңайлы уку почмаклары, балалар өчен аерым зоналар булдырылган, яңа җиһазлар, компьютерлар, интерактив панельләр һәм башка техник кирәк-яраклар кайткан.
Һәр авыл өчен мәдәният учаклары – мәктәп, клуб, китапханә – аның йөзен билгели, халкының рухи тормышын баета. Соңгы елларда районыбызда модельле китапханәләр челтәре киңәя, әлеге яңалык авылларга да килеп җитә. Бүген шундый әһәмиятле вакыйга Байлангар авылында булды: «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә үзенең ишекләрен ачты.
Авыл халкының сөенечен уртаклашырга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Татарстан милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Светлана Дәүләтшина һәм башкалар килгән иде.
«Шәһәрләрдәге кебек яхшы, затлы мәдәният йортында, районда бишенче – юбилей модельле китапханә ачыла. Бу – бик матур бәйрәм. Әмма аның артында саллы хезмәт ята. Модульле китапханә – бик зур мөмкинлекләр дигән сүз. Безнең заманда мондый шартлар юк иде. Китапханәдәге бер энциклопедиядән мәгълүматны эзләп, аны күчереп язып алып кайта идек. Ә хәзерге балалар бик бәхетле», – диде Резеда Гаянова, байлангарлыларның шатлыгын уртаклашып.
Әйе, заманча китапханә элеккеге кебек тик китап киштәләреннән генә тормый, монда яңа мөмкинлекләр бик күп. Биредә укучылар өчен уңайлы уку почмаклары, балалар өчен аерым зоналар булдырылган, яңа җиһазлар, компьютерлар, интерактив панельләр һәм башка техник кирәк-ярак кайткан. Хәзер биредә китап кына укырга түгел, ә музыка тыңларга, кино карарга, өстәл уеннары уйнарга, ял итәргә һәм башка бик күп шөгыльләр табарга мөмкин.
Винера Хисмәтова Байлангар авылы китапханәсендә 1988 елдан бирле хезмәт куя. Әлеге вазыйфаны ул Гадения апа Галиевадан кабул итеп алган. 2016 елдан китапханә Тәлгать Нәҗмиев исемен йөртә.
«Китапханә фонды да шактый бай: монда 7 мең 700дән артык басма әдәбият исәпләнә. Модельле китапханә эшләнгәннән соң, 4 мең 573 китап кайткан. Биредә татар һәм рус әдәбияты классиклары, балалар өчен әкиятләр, заманча әсәрләр, энциклопедияләр һәм белешмә әдәбият табарга була. Китапханәдә укучылар белән иҗади чаралар, күргәзмәләр, тематик очрашулар үткәрү өчен дә мөмкинлекләр бар. Китапханә ишекләре һәркемгә ачык. Модельле китапханә халыкны тагын да үзенә тартыр, аралашу, иҗат һәм белем үзәге дә булып хезмәт итәр дип ышанам», – диде Винера Хантимер кызы.
Авылда китап укучылар бик күп дип сөйләде китапханәче, гаиләләр белән дә килүчеләр бар икән. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Авыл яшьләре дә биредә еш була.
Яңа модельле китапханә Байлангар халкы өчен рухи һәм мәдәни тормышны тагын да баетып җибәрәчәк, киләчәк буыннарны тәрбияләүдә зур роль уйнаячак. Тантаналы чарада катнашкан, Байлангардан Римма апа Әминова да шул фикерне ассызыклап, модельле китапханәнең авылга бирелүе – зур бәхет дип билгеләп үтте. Ул чыгышы белән Шепшеңәрдән икән. Бирегә килгәненә 36 ел. Шул вакыттан бирле Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта.
«Бүгенге заман балаларының бик китап укыйсылары килми. Шуңа күрә аларны кызыксындыру өчен, китапны башта үзем укып чыгам, кызыклы өзекләрен аларга укып күрсәтәм. Мин рус мәктәбендә белем алганлыктан, күбрәк рус телендәге китапларны укый идем. Ул вакытта китапханәбез дә бу кадәр бай булгандыр дип уйламыйм. Хәзер исә татарча укыйм, яңа баштан Мөхәммәд Мәһдиев, Гаяз Исхакыйлар иҗатын өйрәнәм. Спектакльләр карарга бик яратам. Аңа кадәр басма варианты белән танышам. Байлангарда китапханә электән бик бай иде, монда олылар, кечкенәләр өчен дә матур әдәбият бик күп. Кызларым медицина юнәлешендә белем алды, алар да биредә үзләренә кирәкле басмаларны таба иде. Хәзер исә китапханә тагын да яңарды. Модельле ул – күпфункцияле дигән сүз. Укучыларга, бирегә килеп, өстәмә белем алырга мөмкин. Әти-әниләр дә монда вакытларын файдалы итеп үткәрә ала дип уйлыйм. Гомумән, авылыбызда тормыш итү өчен шартлар көннән-көн яхшыра, мөмкинлекләр шәһәрнеке белән тиңләшә. Асфальт юллардан йөрибез, төнлә урамнарда утлар ялт итеп тора, чишмәләр каралган...» – дип, республика, район, җирлек җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев