Махсус хәрби операция ветераннары яки аларның хатыннарына бизнес ачу өчен акча бирелә
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм «4» төймәсенә басып эләгергә мөмкин.
Махсус хәрби операция ветераннары яки аларның хатыннары бизнес ачу өчен 350 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Хәрби хезмәтен тәмамлаган ветераннар өчен социаль килешү төзегәндә гаилә керемнәре исәпкә алынмый. Ике категория: ветеран үзе яки аның хатыны, әгәр ул II төркем инвалид икән, керемнәрен исәпкә алмыйча эшкуарлык эшчәнлеген оештыру өчен 350 мең сум күләмендә ярдәм алу хокукына ия. Ягъни теләсә кайсы гаиләнең үз эшен ачарга хакы бар. Моның өчен „Ватанны саклаучылар“ фондының рекомендациясе һәм грамоталы бизнес-планны тәкъдим итү генә кирәк», — дип сөйләде ул.
РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләренә дә, өч меңнән артык ташлама гамәлдә булачак. Алар арасында акчалата түләүгә айлык өстәмә белән хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; гомерне, сәламәтлекне иминиятләштерү һәм, түләүсез тикшеренүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану бар.
Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак, алар хакимият опекасына алына. Шулай ук төрле ташламалар (югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, түләүсез секцияләр, юлда бушлай йөрү һ.б.) да бар.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм «4» төймәсенә басып эләгергә мөмкин.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү турында 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча күбрәк белергә мөмкин.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев