Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Март аена халык сынамышлары

Җил көньяктан яки көньяк-көнбатыштан иссә — җылыта.

1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә — яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.

2 март көнне болытлар тиз йөзсә, атна-ун көн матур, аяз һава торышы көтегез.

3 мартта солы чыпчыгы килсә, тиздән җылы, коры, язгы көннәр җитәр.

4 мартта буран булып, көртләр хасил булса, яшелчә уңар.

5 мартта каргалар оя-оя очып, ук булып аска атылсалар — кар көтегез.

6 мартта коры һава — көннәр җылытуга.

7 мартта күк йөзе аяз булып та, кояш бик чыгарга теләмәсә, һава торышы бозылыр.

8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.

9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.

10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.

11 март көнне җил көньяктан яки көньяк-көнбатыштан иссә — җылыта.

12 мартта җылы яктан искән җил һәм тамчы таму — җылы җәйгә ишарә.

Фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев