Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәчкәрәдән Фарил Габдрахманов: Баян алу өчен 12 гектар борчак чаптык

Якташларыбыз - абыйлы-энеле Кукмарадан Фаил Зәйнуллин һәм Мәчкәрәдән Фарил Габдрахмановлар, «Тәртип» радиосы үткәргән «Үз илемдә - үз көем» конкурсында «Искән җилләр» җырын башкарып, беренче урынны яуладылар.

Фаил абый уйната, ә Фарил абый кушылып җырлый. Алар кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. Фаил абый балалык елларыннан ук үзлегеннән гармунда уйнарга, ә Фарил абый җырларга өйрәнгән. Бу иҗади сәләт аларга әтиләре ягыннан бирелгән, чөнки ул да бик матур итеп җырлый, өздереп бии, тальян гармунда уйный торган булган. «Әти гади колхозчы, балта остасы иде. Ә ул  җырлаганда, гармунчыларга уйнату зур бәхет булды», - диде уллары.
Бертуганнар әле дә очрашкан вакытта моңланып алырга, яшьлек елларыннан күңелләренә кереп калган җырларны хәтерләрендә яңартырга тырышалар. Бу юлы да шулай күңел кылларын тибрәтеп утырганда тормыш иптәшләре Суфия апа белән Саимә апа аларны телефоннарына төшереп алган. Шуннан соң әлеге видеоны конкурска җибәргәннәр.
Бәйгенең төп шарты буенча катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш иде, диделәр. Һәм аларга сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга, дигән таләп куелган.

«Картайган саен кеше матурланмый бит, шуңа күрә видеоны чит кеше хозурына читенсенеп кенә тәкъдим иттек, ә урын алу турында, гомумән, уйлап та карамадык. “Искән җилләр” - элеккеге җырларның берсе. Кызганыч, аны хәзер яшьләр белми. Алар - безнең байлык, мәдәният, тарих бит, онытырга ярамый. Яшь артистлар да моның өчен көч куйсыннар иде», - диде Фарил абый.

Ул алтынчы сыйныфта укыганда беренче тапкыр сәхнәгә чыккан.

«Мәктәптә хор-драма түгәрәге эшләде, анда мине Роза Галиева дигән укытучы чакырып алды. Беренче тапкыр сәхнәдә “Җәйнең матур аяз таңнарында” дигән җырны калтырый-калтырый башкарып чыктым. Бик оялчан идем. Концерттан кайтканда күрше кызы Кәүсәриядән аякларымның дерелдәве күренмәдеме дип сорадым. Шуннан әкренләп ияләндем, тамашачы да җырлавымны ошатты, үз итте. Төрле чараларда катнаша, район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясый башладым. Клубка чакырсалар, йөгереп бара идем», - диде Фарил абый, яшьлек елларын искә алып.  
 
Мәктәптән соң ул укуын мәдәният институтында дәвам иткән, аны тәмамлаганчы армия хезмәтенә алынган. Әмма сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, укуын алга таба дәвам итә алмаган. Тик шулай да җырга булган мәхәббәте еллар узса да сүрелми, сокландыргыч тавышы аһәңен югалтмый. Фарил абый бүгенге көндә дә “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битенә үзе башкаруында җырлар урнаштырып бара, хәзер аларның саны иллегә җиткән. Элеккеге җырларның киләчәге өчен борчыла ул, юкка чыгарасы түгел иде аларны, ди.

«Институтта укыганда Пенза, Ульяновск өлкәләренә гастрольләргә йөрдек. Шул вакытта бик күп халык, ретро җырларны ятларга туры килде. Аларның сүзләре әле хәзер дә онытылмый. Үзем исә Илһам Шакировны йотлыгып тыңлый идем, аның концертына бару безнең өчен бәйрәм булды. Хәзерге артистлардан Асылъяр, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Фәйзрахманов, Ранис Габбасовларның иҗаты ошый. Җырлыйм дип, сәхнәдә сикереп йөрүчеләрне күреп, такмак сөйләүчеләрне ишетеп, күңел әрни. Ә баянда уйнарга Фаил абыйдан өйрәндем. Ул вакытта ничә яшьтә булгандыр, аның бик тә Тула гармуны аласы килде. Бер иптәше белән махсус шуның өчен Казанга барды. Тик алар буш кул белән әйләнеп кайттылар. “Ике йөз сумнан артыкка кара баян бар, әйдә, шуңа тырышыйк әле”, - диде абый. Бу ул вакыт өчен зур сумма иде. Шуның өчен абый белән 12 гектар борчак чаптык. Ул баянга сөенгәннәребез! Андый хәтта район Мәдәният йортында да булмагандыр. Абый рәхәтләнеп уйнады, аның артыннан мин дә иярдем», - диде Фарил абый.
 
«Заманында без филармония артистлары белән гастрольләргә йөрдек. Ул вакытта миннән сез нинди уку йорты тәмамладыгыз дип сорыйлар иде. Тугыз яшьтә кара мунчада үзлегемнән унике телле тальян гармунда уйнарга өйрәндем. Беренче тапкырында ук “Умырзая” көен чыгардым, өйдәгеләр шаккатты. Шуннан соң хромкада, тора-бара баянда уйнарга өйрәндем. Ә Фарил 10 сыйныфта укыганда ук җыр буенча республика лауреаты исеменә лаек булды. Аның тавышы искиткеч иде, хәтта тамашачыларның сәхнәгә кабат-кабат чакырганы истә. Әлеге конкурсны үткәреп, безнең күңел кылларын тибрәткән һәм халыкчан, ретро җырларга тагын бер тормыш бүләк иткән өчен оештыручыларга рәхмәт», - дип сүзгә кушыла Фаил абый.

Рәсемдә: Фарил Габдрахманов белән Фаил Зәйнуллин/ фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев