Мәчкәрә мәктәп-интернаты кунаклар кабул итте
Чара “Доброшкола” проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернатында район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнашында семинар узды. Чара “Доброшкола” проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Мәктәп директоры Шәүкәт Сабитов сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә интеллектуаль мөмкинлекләре чикле 55 бала белем ала, шуларның 20се өйдә укый. 40 укучының физик мөмкинлекләре чикле.
Мәктәптә укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, хезмәт күнекмәләре формалаштыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Семинарда катнашучылар моңа үз күзләре белән инанды. Оештырылган мастер-класслар балаларның сәләтен, тырышлыгын һәм иҗади мөмкинлекләрен ачык күрсәтте.
Ясалма ротангтан чүлмәк үрү, калфак тегү һәм аны милли бизәкләр белән бизәү, тегү-чигү эшләре, кул һәм машина ярдәмендә сыер саву, такта өслеген көйдереп бизәк төшерү кебек шөгыльләр, патриотик тәрбия бирү юнәлешендә алып барылучы музей эшчәнлеге беркемне битараф калдырмады. Шулай ук логопед үткәргән дәрес үрнәге, “Безнең уңыш” күргәзмәсе, театральләштерелгән тамаша да зур кызыксыну уятты, балаларның күңел биреп спорт залындагы заманча җиһазларда шөгыльләнүе, сәламәтлекләрен ныгытуы аеруча да уңай тәэсирләр калдырды.
Катнашучылар белем йортында алып барылган эшчәнлеккә югары бәя бирде, “Доброшкола” проектының балаларны җәмгыятькә яраклаштыруда әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев