Ләйлә Фазлыева: Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек, перчатка кию мәҗбүри
Соңгы яңалыклар

Ләйлә Фазлыева: Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек, перчатка кию мәҗбүри

Татарстан Премьер-министры урынбасары билгеләп үткәнчә, битлек, перчатка һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышның аерылгысыз өлеше.

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, өйдән чыкканда Татарстан халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри санала. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», - диде ул.

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк түгел.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев