Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубянда «Урман чаңгы юлы-2022» республика ярышлары узды

Спартакиадада 200дән артык чаңгычы катнашты.

Лубян авылында республиканың урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы-2022» дигән чаңгы ярышлары үтте. Чарада катнашу өчен 200дән артык кеше килгән иде.

Ярышта катнашучыларны  республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

«Быел әлеге спартакиада уникенче елын үткәрелә. Күреп торасыз, чаңгыда узышу өчен нинди матур көн бүген! Аннары спартакиада хезмәттәшләр, танышлар белән очрашу өчен дә менә дигән сәбәп.Ярышлар, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Форсаттан файдаланып, чараны оештыруда ярдәм иткән өчен Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевка һәм Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. “Урман чаңгы юлы”нда катнашучыларның һәммәсенә дә нык сәламәтлек, яхшы нәтиҗәләр һәм онытылмас тәэсирләр телим», – диде Равил Кузюров.

Сергей Димитриев үзенең чыгышында Спартакиаданың инде беренче ел гына үткәрелмәвен һәм аның елдан-ел үсүен билгеләп үтте.

«Спорт ул – тормыш, сәламәтлек, яңа җиңүләр. Физик тәрбия белән шөгыльләнү бик мөһим. Моның өчен республикада, районда барлык шартлар да тудырылган. Мондый спорт чаралары халыкның сәламәтлеген ныгыту, физик культура һәм спорт сөючеләрнең санын арттыру, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен бик кирәк. Чаңгычыларның һәммәсенә дә уңышлар юлдаш булсын», - диде ул.

Спартакиадада шулай ук гер күтәрү, кул көрәштерү һәм башка спорт чараларында да катнашып, үз көчеңне сынарга мөмкинлек тудырылды. Ә инде районыбыз үзешчәннәре исә үзләренең матур җырларын бүләк итте.

Бәйрәм азагында җиңүчеләр тәбрикләнде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев