Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Күмәк көч тау күчерә: Мәмәшир мәктәбе укучылары “Кар” операциясендә катнашкан

Укучылар да үз эшләреннән бик канәгать булдылар, чөнки үзләренең ярдәмнәренең кирәкле икәнен тою аларга бер төрле куаныч китерде.

Мәктәптә уку һәрвакыт хезмәт тәрбиясе белән бергә үрелеп бара. Быел кар күп ява. “Мәмәшир урта мәктәбе” нең 8,9,10,11 нче сыйныф укучылары “Кар” операциясенә теләп һәм бердәм булып кушылдылар. Иң элек алар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә, әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызга куелган барлык һәйкәлләрне, алар тирәсендәге мәйданнарны кар көртләреннән чистарту буенча ел саен үткәрелә торган чараларны дәвам иттеләр.

 Авылыбызда хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре  ишегалдын, капка төпләрен кардан чистарттылар, карны махсус кар түккечкә төяп, тиешле урынга ташыдылар. Бу егетләребезнең әниләре инде өлкән яшьтә, быелгы мондый мул карны чистарту аларның көченнән килми. Укучылар да үз эшләреннән бик канәгать булдылар, чөнки үзләренең ярдәмнәренең кирәкле икәнен тою аларга бер төрле куаныч китерде.

Сугышчыларыбызның әниләре аларның эшләрен  бик ошатып калдылар, әйтем бар бит “Күмәк көч тау күчерә” дигән. Бу нәкъ аларга әйтелгән кебек булды. Һәр сыйныфка аерым кешегә кардан чистарту куелды. 8 нче сыйныфларга - Суфия апа, 9 ларга – Сәлимә , 10 нарга - Җәмилә, 11 ләргә Нурҗиһан апага булышу беркетелде. Үз эшләрен намус белән, теләп, минем ярдәмем тия бит дип башкардылар. “Авыл баласының куллар көчле, беләкләре нык шул”, - дип бәя бирделәр сугышчыларыбызның әниләре. Балаларга: “Тырышып укыгыз, укытучыларны тыңлагыз, сәламәт булыгыз, хыял-максатларыгызны чынбарлыкка ашырыгыз”, - дигән изге теләктә калдылар апаларыбыз.
Укучыларыбыз, апалар белән саубуллашканда, бу эшебез дәвамлы булыр, без тагын килербез, бу эшебезне дәвам итәрбез, диделәр.

 

“Мәмәшир урта мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Нигъмәтуллина Роза
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев