Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның волонтерлар төркеме “Хәрбигә 23 февраль бүләге” дигән акция башлады

Җыелган барлык ярдәм дә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә җибәреләчәк.

Махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләргә ярдәм күрсәтү максатыннан, “Сугышчан кардәшлек Кукмара” волонтерлар төркеме чираттагы хәйрия акциясен башлап җибәрде. Ул “Хәрбигә 23 февраль бүләге” дип атала. 

 - Авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, хезмәт коллективлары, волонтерлар, олы йөрәкле райондашлар гуманитар ярдәм туплаудан беркайчан читтә калмады. Уртак тырышлык белән Яңа ел бәйрәме алдыннан да хәрбиләргә шактый күләмдә кирәк-ярак әзерләп җибәрелде. Бу юлы исә ир-егетләребезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сөендерергә булдык, - ди төркем җитәкчесе Радик Габдрахманов. 

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә хәрбиләргә аеруча кирәк булган әйберләр арасында беренче урында пиломатериаллар тора. Фронт сызыгы алга барган саен, яңа блиндажлар, саклану корылмалары төзү ихтыяҗы арта. Такта, сайгак, ОСБ плитәләре, җылылык саклый торган материаллардан изоспан, изолон, кадак, саморезларга сорау аеруча зур. Шулай ук азык-төлек, дару препаратлары, шәхси гигиена чаралары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, йокы капчыклары, генераторлар да фронтта алыштыргысыз ярдәм булып тора. 

 

 - Балалар һәм укучылар язган хатлар, алар ясаган рәсемнәр дә солдатларга бик кадерле. Туган яктан килгән җылы сүзләр, ихлас теләкләр хәрбиләргә рухи көч бирә, өйләрендә аларны көтүчеләр барлыгын искәртеп тора, - ди Радик Хәкимҗан улы.

“Сугышчан кардәшлек Кукмара” төркеме базасыннан кеше өзелми. Биредә гуманитар ярдәмне кабул итү, сортларга аеру һәм тартмаларга тутыру эшләре алып барыла. Киштәләрдә татлы ризыклар, ярма, токмачлар, кипкән алма, бал, консерв һәм башка кирәк-яраклар урын алган. 

- Шушы көннәрдә Нократ Аланындагы хатын-кызлар монастыреннән дистәгә якын савыт тозланган кәбестә алып килделәр. Алар инде моңарчы да, егетләргә дип, кипкән сохари, үлән чәйләре тапшырганнар иде, - дип сүзен дәвам итә Радик Хәкимҗан улы. – Җыелган барлык ярдәм дә хәрбиләргә җибәрелә. 

Без барында Кукмара балалар сәнгать мәктәбеннән окоп шәмнәре алып килделәр. 

 - Балалар белән бергәләп 54 данә шәм ясадык. Бу эштән беркем читтә калмады, һәркемнең өлеше һәм хезмәте керде, - ди укытучы Ринат Заһидуллин. 

Тылда башкарылган һәр изге гамәл, һәр ярдәм хәрбиләргә көч-куәт өсти, аларның ялгыз түгеллеген, ышанычлы терәк булуын тоярга ярдәм итә. Бу изге эшләр алга таба да дәвам итәр, чөнки без - бергә, без - бердәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев