Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның ирекле янгын сүндерү командасы республика ярышында беренчелекне алды

Төп бүләк — АРС-14 янгын сүндерү автомобиле бирелде.

Бүген Кукмарада Татарстан Республикасының ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәләре арасында республика ярышларының финалы узды. Анда бәйгенең район этапларында җиңү яулаган 43 команда көч сынашты.

Кукмараның ирекле янгын сүндерү командасы республика ярышында беренчелекне алды

Ярышлар бик кызу барды. Старт бирелгәннән соң катнашучылар иң элек каршылыклы койма аша үтте, бүрәнә өстеннән барды, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтте (муенына корсет, аягына шина куелды). Алга таба алар махсус кием киеп, мотопомпага янгын сүндерү рукавасын куйдылар, насосны кабыздылар һәм суны мишеньгә төз итеп аттылар. Һәр этап өчен баллар куелды, вакыт та исәпкә алынды. 

Кукмараның ирекле янгын сүндерү командасы республика ярышында беренчелекне алды

1 урынны Кукмара районының Лубян авылындагы ирекле янгын сүндерү командасы яулады. Төп бүләк — АРС-14 янгын сүндерү автомобиле бирелде. 

2 урында — Яңа Чишмә, 3 урында Баулы районы командасы.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев