«Кукмараның бакыр авазлары» V Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды
Бәйгедә 40тан артык конкурсант катнашты.
Кукмарада киез итек фабрикасы каршында оештырылган тынлы оркестр тавышы беренче тапкыр сугышка хәтле үк яңгырый. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, ансамбльнең 24 кешесе фронтка алына. Кызганычка каршы, шуның 3се генә туган якларына исән-имин әйләнеп кайта. 1950–1990 елларда Николай Пляшенков фабрикада тынлы оркестрның яңа составын җитәкли. Ә 1993 елда музыка мәктәбенә яшь белгеч, тынлы уен кораллары укытучысы Марат Хәсәнов килә. Балаларны туплап, аның кул астында оркестр зур үсеш кичерә һәм бүгенге көндә дә актив иҗади эшчәнлек алып бара. 2024 елда исә «үрнәк оркестр» исемен яулый.
Бүген балалар музыка мәктәбендә тынлы уен коралларында башкаручыларның «Кукмараның бакыр авазлары» V Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
«Әлеге фестиваль моңа кадәр төбәкара дәрәҗәсендә генә үтә иде, хәзер ул Бөтенроссия күләмендә оештырыла. Быел 40тан артык бала катнаша. Мәскәү, Ижевск, Малмыж, Нократ Аланы, Киров, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килүчеләр, шулай ук үзебезнекеләр — кукмаралылар да бар. Һәммәсенә дә уңышлар телибез», — диде үз чыгышында балалар музыка мәктәбе директоры Марат Хәсәнов.
Конкурсантлар фестивальгә укытучылары һәм үзләренең җанатарлары — әти-әниләре белән дә килгән иде.
«Казанның Мансур Мозафаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбендә укыйм. Мин 3 ел саксофон уен коралында уйныйм. Бәйгеләрдә һәрдаим катнашам, беренче урыннар алам. Җиңүе бик ошый», — диде Сәйдә Якупова. Әнисе Зилә дә кызының музыка мәктәбенә яратып йөрүен искәртте.
Бәйгенең профессиональ дәрәҗәдә үтүен Казан дәүләт консерваториясенең агач тынлы уен кораллары кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсур Айнатуллов та билгеләп үтте.
«Кайчандыр без үзебез дә шундый яшьтән музыка өлкәсенә кереп киткән идек. Әлеге конкурсантлар бәлки киләчәктә консерваториябезнең студентлары булырлар», — диде профессор.
Кем белә бит, шушы нәни йолдызлар зур сәхнәләрдә балкыр әле!
фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев