Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның 1670нче сайлау участогында тавыш бирү оешкан төстә бара

Сайлау участогына килүчеләр беренче тапкыр тавыш биргән вакытларын да хәтерли.

Бүген VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уза. Районның 1670нче сайлау участогы Кукмара өченче урта мәктәбе бинасында урнашкан. Комиссия вәкилләре иртәнге сәгать 7.00дә эшкә керешкән. 

Кукмараның 1670нче сайлау участогында тавыш бирү оешкан төстә бара

Участок рәисе Альбина Хәмитова сүзләренә караганда, әлеге сайлау участогында 18 яше тулган 698 кеше исәпләнә.

«Биредә Нур Баян урамының 29-50 йортларында һәм Воробьев урамында яшәүчеләр тавыш бирә. Беренче тапкыр сайлауга килүчеләр — өчәү. Яшьләрнең һәммәсенә истәлек бүләкләре тапшырабыз. Сайлаучылар арасында авыру-сырхаулап китүчеләр, өйдән чыгып йөрмәүчеләр дә бар. Тавыш бирү өчен сайлау участогына килә алмаучылардан гаризалар кабул итәбез, комиссия вәкилләре аларның өйләренә үзләре бара. Халык иртәдән үк бик актив. Гаиләләре белән килүчеләр бу юлы аеруча күп», — диде Альбина Тимергаяновна. 

Кукмарада яшәүче Гөлзада һәм Ирек Мөхәммәтовлар беренче тапкыр сайлауга барган көннәрен дә хәтерли. 

«Ул чагында беребез — Түбән Үрәс, икенчебез Ятмас Дусай авылында сайладык. Беренче сайлаучылар буларак, коймак белән чәй дә эчерткәннәр иде. Шуннан бирле бер дә сайлауны калдырган юк. Дөньялар имин булсын, лаеклы депутат сайлансын иде», — ди алар. 

Кукмараның 1670нче сайлау участогында тавыш бирү оешкан төстә бара

Сайлау көнне Нур Баян урамының «Магнит» кибете каршында ярминкә дә оештырылды. Сәүдә нокталарында ит, сөт-май продукциясе, җиләк-җимеш, яшелчә һәм башкалар бар. Сайлау участогына килүчеләрнең кайберләре, тавыш биргәннән соң, ярминкәчеләр янына тукталды. 

«Минем сайлауларны бер дә калдырганым юк. Бу юлы да бәйрәмгә барган шикелле иртәдән үк әзерләндем. Сайлауда катнашу — һәркемнең гражданлык бурычы. Киләчәгебезнең якты һәм имин булуы өчен янып-көеп торучы депутат килен телим. Сайлау участогында үз тавышымны биргәннән соң, ярминкәдән кирәк-яраклар алдым. Бәрәңге, кишер, суган янына помидор да салдык. Хәзер ике сумка белән, сөенеп өйгә кайтам», — ди Кукмарадан Рашидә ханым. 

Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев