Кукмаралылар Балык Бистәсеннән зур җиңүләр белән кайтты
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Балык Бистәсеннән зур җиңүләр белән кайтты

Алар «Бистә шәле» IV республика хатын-кызлар кәсебе һәм «Иске-Казан түгәрәк уен» фольклор фестивальләрендә матур чыгыш ясадылар.

Район Мәдәният йортының «Сәйлән» халык җыр һәм бию ансабле белән Зур Сәрдек мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чәчкә» бию ансамбле Балык Бистәсеннән зур җиңү яулады. «Бистә шәле» IV республика хатын-кызлар кәсебе һәм «Иске-Казан түгәрәк уен» фольклор фестивальләрендә дәрәҗәле урыннарга лаек булдылар.

Шулай ук әлеге чарада Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ландыш Моратова, кул эшләре күргәзмәсендә катнашып, үзенең милли бизәнү әйберләрен фестиваль кунакларына тәкъдим итте.
Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ландыш Моратова.
Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ландыш Моратова.

 


Нет комментариев