Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралар «Агач утырту көне» акциясенә кушылды

“Чиста шәһәр” оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов сүзләренә караганда, агач үсентеләрен бер шәхси эшмәкәр питомниктан алып кайтып биргән.

Республикада «Агач утырту көне» акциясе бара. Аның кысаларында Кукмара шәһәрендә, районның авыл җирлекләрендә агач үсентеләре утыртыла.
Көз ул - муллык ае гына түгел, агачлар утырту өчен дә кулай ел фасылы. Агач утырт һәм планетаны коткар, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чөнки галимнәрнең фикеренчә, бер олы агач ел саен биш килограммга якын пычранган һаваны йотарга һәм 120 килограмм кислород бүлеп чыгарырга мөмкин. Халык телендә “һава санитары” дип йөртелүче тупыл агачын да саф һава фабрикасы дип йөртәләр. Бер тупыл җиде чыршы, дүрт нарат һәм өч юкә кадәр кислород бүлеп чыгара.
Бүген 4нче мәктәп каршындагы территориядә район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә агач үсентеләре утырту оештырылды. Анда район ветераннар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
“Без ел саен көзен 150-200 төп агач утыртабыз. Әмма бу әле район өчен бик аз. Шуның өчен җирлек башлыкларын, район халкын агач утыртудан читтә калмаска, актив булырга чакырам. Чөнки әйләнә-тирәбездә агач күп булган саен, сулар һавабыз да яхшы була, кәеф тә яхшыра”, - диде Сергей Димитриев.
“Чиста шәһәр” оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов сүзләренә караганда, агач үсентеләрен бер шәхси эшмәкәр питомниктан алып кайтып биргән. Бер төп агач бер мең сумга төшкән.
“Быел көз көне шәһәрдә көмешсыман тупыллар утыртабыз. Ә менә яз көне паркка - чыршы, җәен Туеш авылы мәчете янына 50 төп шарсыман тал агачы утырткан идек, - ди ул. – Кайбер агач-куаклар тернәкләнеп китә алмыйча корыйлар, шуның өчен без буш калган урыннарны да яңартып чыгабыз”.
Әйдәгез, без дә күңел җылыбызны кушып, агач утыртыйк һәм әйләнә-тирәбезне яшелләндерүгә, сулаган һавабызны чистартуга өлеш кертик.

Автор һәм Алмаз Ярмиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев