Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага Саха-Якутиядән кунаклар килде

Александр Атласов : Татарстанда өйрәнер әйберләр күп.

Бүген безнең районга эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасыннан кунаклар килде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм Саха (Якутия) Республикасының авыл хуҗалыгы министры Александар Атласов җитәкчелегендәге төркем эш сәфәрен “Восток” хуҗалыгының монокорм хәзерләү үзәгеннән башлап җибәрде. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев: “Хуҗалыкта азык цехы булдыру турында без берничә ел элек уйлана башладык, чөнки мал саны күп, ә җирләребез бик аз. Монокорм сыерга кирәкле барлык микроэлементлар кушылып әзерләнә”, - дип сүзен башлады.
Кунаклар әле күп төбәкләр өчен яңалык булган әлеге мал азыгы, аның үзкыйммәте турында бик кызыксынып таныштылар. Район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин да аларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.
“Рассвет” хуҗалыгының терлекчелек комплексында хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов каршы алды. Бу юлы кунаклар үзебезнең районда җитештерелә торган стационар миксерның эшчәнлеге белән танышты.
Ә Янилдәге аграр көллият базасында директор Азат Гатин хәзерге буынга яңача белем бирү технологияләре, заманча практикалар, ирешелгән уңышлар турында сөйләп үтте.
- Татарстан – үзебез өчен күп нәрсәгә өйрәнеп була торган, тормышның күп өлкәләрендә алга киткән субъект. Әлбәттә, үзара хезмәттәшлек нигезендә без күп кенә алдынгы технологияләрне үзебездә булдыру буенча тырышачакбыз, - диде министр Александр Атласов, үзенең кичерешләре белән уртаклашып.
Иртәгә аларны республикабызның башка районнарында көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев