Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов килде
Ул физик мөмкинлекләре чикле кешеләр яшәүче гаиләләрдә булды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов эш сәфәре белән Кукмарага килде. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында ул район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз яшәгән гаиләләрдә булды. Аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән якыннан танышты, хәлләрен сорашты, теләк-гозерләрен тыңлады.
Иң элек кунаклар Алсу Мансурова гаиләсендә булды. Алсу ханым — I төркем инвалид. Ул өйдә урын өстендә ятучы әнисе Мәулиха Рәхимуллина һәм балачактан ук физик мөмкинлеге чикле туганы Илнар белән бергә гомер итә.
Алга таба алар Рәмзия апа Миннемуллина яшәгән йортка юл тотты. Ул — III төркем инвалид. 90 яшьлек Рәмзия апа 1964 елгы Рәсүлә исемле кызы белән бергә тора. Ул балачактан бирле ДЦП диагнозы белән яши. Гаилә зур сынаулар аша узса да, бер-берсенә терәк булып, авырлыкларны бергә җиңәргә көч таба.
Аннан соң кунаклар Иван Иванов яшәгән йортка барды.

1982 елгы Иван — I төркем инвалид. Ул, махсус хәрби операциядә катнашып, авыр тән җәрәхәтләре алган, ике аягы да зыян күргән. Иванның төп терәге — әнисе Лариса Макаровна, ул улына ярдәм итеп яши.
«Әлеге гаиләләр — сабырлык һәм көчле рух үрнәге. Аларга сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы телибез. Мондый гаиләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш», — диде Нияз Аитов.
Кунаклар һәр йорттан җылы тәэсирләр белән кузгалды. Очрашу барышында күтәрелгән проблемалар исәпкә алынды, ярдәмләшү буенча конкрет тәкъдимнәр каралды.
Инвалидлар ункөнлеге — формаль чара гына түгел. Бу — кешеләрнең йөрәгенә үтеп керергә, аларның ихтыяҗын ишетергә һәм ярдәм кулын сузарга мөмкинлек биргән вакыт.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев