Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Зәлинә һәм Әдилә Кадыйровалар: «Яраткан эш укуга комачау итми»

Кукмарадан бертуган Зәлинә һәм Әдилә Кадыйровалар да үзләренә яраткан шөгыль тапканнар: берсе таштан бизәнү әйберләре ясый, икенчесе аларны фото, видеога төшереп, интернет челтәренә урнаштырып, сеңлесенә ярдәм итә.

Хәзерге заманда кечкенәдән һөнәр үзләштерү, күңелгә ошаган шөгыль табу өчен мөмкинлекләр бик күп. Мәктәпләрдә дә төрле проектлар оештырыла, моннан тыш, онлайн курслар да үтәргә мөмкин. Кукмарадан бертуган Зәлинә һәм Әдилә Кадыйровалар да үзләренә яраткан шөгыль тапканнар: берсе таштан бизәнү әйберләре ясый, икенчесе аларны фото, видеога төшереп, интернет челтәренә урнаштырып, сеңлесенә ярдәм итә. 

Кукмарадан Гөлнара һәм Ленар Кадыйровлар өч бала: ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерә. Гаиләдә һәркем үзенчә талантлы, шуңа күрә иҗади сәләт нәселдән киләдер, ди алар. Гаилә башлыгы — оста плитка салучы, бик матур итеп тәрәзә йөзлекләре ясый, Гөлнараның исә аш-суга кулы ята, ул әзерләгән бәлеш, гөбәдияләр телеңне йотарлык була... 

«Үткән ел кызларыбыз өстәмә һөнәр үзләштерү турында сүз кузгалттылар, укырга теләүләрен белдерделәр. Әтиләре белән аларны хупладык, өйрәнсеннәр, күңелләренә ошаган эш белән шөгыльләнсеннәр дип уйладык. Шуннан соң олы кызыбыз Әдилә массаж ясау буенча курслар үтте. Хәзерге вакытта ул өйдәгеләргә, туганнарга массаж ясый, анатомия фәне белән кызыксына. Ул бер урында гына утырып, нидер эшләргә яратмый, аңа һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Ә икенче кызыбыз Зәлинә иҗади эшләрне үз итә, көннәр буе рәсем ясарга һәм башка кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Апасы укыгач, ул да калышырга теләмәде һәм табигый ташлардан төрле бизәнү әйберләре ясый торган курсларны сайлады. Бу өлкәдә базар бик киң, әмма аларның барысы да балалар белән эшләмиләр. Шулай итеп, икесе дә сертификатлы белгеч булдылар. Әдиләнең буш вакыты күбрәк, шуңа күрә ул сеңлесенә дә булыша. Мин аларның эшләренә, гомумән, катнашмыйм. Бары тик олы кешенең ярдәме кирәк булган вакытта гына үз өлешемне кертәм. Мәктәптә укытучылары афәрин дип үсендереп, күңелләрен күтәреп тора», — диде Гөлнара. 

Бер булганнан гел була, диелә бит халык мәкалендә. Кызлар икесе дә Манзарас мәктәбендә укыйлар, Зәлинә — алтынчы, Әдилә җиденче сыйныфта гел "5«ле билгеләренә генә белем ала. 

«Ташлардан бизәнү әйберләре ясарга ике ел элек өйрәндем. Башта гади генә материаллар куллана идем. Аннары әнием табигый ташлардан ясап карарга тәкъдим итте. Бу эш миңа бик ошый. Ул укуга да комачау итми, чөнки төпле белем алу минем өчен һәрвакыт беренче урында тора. Көн саен кич белән дәресләрне әзерләп бетергәннән соң, ике сәгать вакытымны яраткан шөгылемә багышлыйм. Иң беренче тапкыр ике беләзек һәм алкалар ясаган идем. Шуннан соң әнигә: „Кызыгыз бу эшен ташламасын“, — дигән сүзләр яздылар. Бизәнү әйберләрен үзем дә киям, әбиемә һәм башка туганнарыма, дусларыма бүләк итәм», — дип сөйләде Зәлинә. 

Зәлинәнең бизәнү әйберләре арасында алкалар, беләзек, муенсалар һәм башкалар да бар. Ә үзе бигрәк тә беләзекләр ясарга ярата икән. Идеяләрне элек интернеттан алган, хәзер үзе уйлап чыгара. Материалны исә Казан шәһәреннән, шулай ук интернет аша да кайтарта. 

«Дусларым арасында да кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. Без алар белән мәктәптә, районда үткәрелгән төрле чараларда, конференция, күргәзмәләрдә катнашабыз», — диде тырыш кыз. 

Моннан тыш, Зәлинә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең «Улыбка» балалар вокаль ансамбленә, соло вокал бүлегенә йөри. Алар бергә югары үрләр яулыйлар. Шулай ук башка төрле сыйныфтан тыш чараларда, район, республика, төбәкара, Россия, Бөтендөнья күләмендә оештырылучы бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда бик теләп катнаша.

Зәлинәнең төп ярдәмчесе — апасы Әдилә. Чөнки фото-видеога төшерү белән шөгыльләнә.

«Фото-видеога төшерү — ул минем яраткан хобби. Бигрәк тә әнием пешергән тәм-томнарны, сеңлем ясаган бизәнү әйберләрен фотога төшерергә яратам, аларны интернет челтәренә урнаштырам. Сеңлем ясаган бижутерияләр миңа бик ошый, әле дә колагымдагы алкалар — аның хезмәт җимеше. Ул аларны миңа Яңа елга бүләк итеп биргән иде», — диде Әдилә. 

Әдилә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр түгәрәгенә йөри, сәнгатьле сөйләм теленә өйрәнә. Район, республика, Россия, Бөтендөнья күләмендә оештырылучы бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда үзен сынап карый, «Алдынгылар хәрәкәте» әгъзасы буларак төрле иҗтимагый, волонтерлык чараларында бик теләп катнаша. Буш вакытларында китап укырга, чаңгыда йөрергә ярата, социаль челтәрләрнең берсендә үз каналын алып бара. 

«Үткән ел Мәскәүдә узган „Билингва“ бәйгесендә өченче дәрәҗә дипломант булдым. Анда жюрига нәселебезнең алтын куллы кешеләре турында ике телдә язылган иҗат җимешемне тәкъдим иттем. Финал Мәскәүдә узды, бу бик истә калырлык вакыйга булды. Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан „Парламент дәресе“ проекты кысаларында оештырылучы „Без — Россия гражданнары“ бәйгесендә „Гаиләмнең гореф-гадәтләре“ номинациясендә шулай ук өченче урынны яуладым. Бүләкләү Татарстан Республикасының Дәүләт Советы бинасында узды, анда депутатлар белән аралашу бәхетенә ирештем. Мондый җиңүләрем бик күп, әмма бар эш тә зур тырышлык сорый. Әти-әни, укытучыларым терәк булганда, бергә-бергә ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин!» — диде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев