Кукмарадан Розалия Хаева: Вертикаль тузансуырткыч — файдалы һәм кирәкле бүләк
Розалия Хаеваның «Хезмәт даны» белән дуслыгы балачактан ук башланган.
Бүгенге көндә хуҗабикәләрнең хезмәтен заманча техника зур тизлек белән алыштыра бара. Йорт эшләрен җиңеләйтү максатыннан, ниләр генә уйлап табылмый бит! Саный китсәк, тузансуырткычның да нинди генә төрләре юк. Үзе уңайлы, үзе җиңел булган вертикаль тузансуырткычның тиз арада өйдә тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәген белеп, октябрь аенда район газетасына язылучылар арасында әлеге бүләкне уйнатырга уйладык. Кукмарада яшәүче Розалия Хаеваны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
Тумышы белән Югары Өскебаш авылыннан булган Розалия Хаева Чаллы педагогик институтында белем ала. Аннары Кукмараның «Кыңгырау» балалар бакчасында — 12, "Чулпан«да 26 ел тәрбияче булып эшләп, күпме сабыйга белем-тәрбия бирә ул. Ә бүгенге көндә биредә кече тәрбияче вазыйфасын яратып башкара.
«Чулпан» бакчасында хезмәт куючыларның бәхетләре барлыгын янәдән искәртеп үтик әле. Чөнки мондый акцияләрдә тәүге җиңүләре түгел. Алар альтернатив рәвештә язылганлыктан, һәр җомга саен район газетасы эш урынына китерелә.
— Болай алдыру уңайлы да, очсыз да. Редакция оештырган акцияләрдә гел катнашсам да, моңарчы бернәрсә отканым булмады. Сез сөенче алып шалтыратканда, мин эштә идем, әлеге көтелмәгән хәбәргә бик куандым. Вертикаль тузансуырткычыбыз юк иде әле, бик кирәкле бүләк, — диде Розалия Наил кызы, рәхмәтен белдереп.
Тормышта ниндидер шатлыклы вакыйга булса, бар җиһанга кычкырасы килгәли бит ул. Ә оялып кына, ипләп сөйләшүче, мактанырга яратмаучы яңа танышым бу җиңүе турында хәтта хезмәттәшләренә дә үзе беренче булып әйтмәгән. «Интернеттагы социаль челтәрләрдә приз уйнаткан видеоны күргән коллегаларым гына котларга өлгерде», — дип елмайды райондашым.
Розалия апаның «Хезмәт даны» белән дуслыгы балачактан ук башланган.
— Бер дә язылмыйча калганыбыз юк. Элек әниләр вакытлы матбугат алдыралар иде. Менә шул гадәт канга сеңеп калган да инде. Район газетасын кулга алуга, иң беренче эш итеп белдерү карыйм. Аннары бер битен дә калдырмыйча укып чыгам. Иптәшем Илсаф та миңа кушыла. Газетаны гаиләбез белән яратабыз, — диде ул.
Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә ике оныкның әбисе булган Розалия Хаева саубуллашканда "Хезмәт даны"на озын гомер теләде. Әмин, шулай булсын иде!
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев