Кукмарада зур зыян салырлык урлаган өчен ир-атны хөкем иткәннәр
Ир-ат гаебен таныды, урланганны кире кайтарды.
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгәне булган 60 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул гражданинга зур зыян китереп урлауда гаепләнә.
2024 елның июлендә гаепләнүче, исерек хәлдә, Кукмара шәһәре кафеларының берсендә вакытта, яшерен рәвештә «Redmi12с» маркалы, бәясе 12 мең сумнан артык булган кәрәзле телефон урлый. Җинаятьче кача һәм урлаган телефонны үз теләге буенча куллана.
Ир-ат гаебен таныды, урланганны кире кайтарды.
Суд, прокурор фикерен исәпкә алып, шундый ук сынау срогы белән, аны, шартлы рәвештә, 2 елга иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Моннан тыш, ул махсус органга хәбәр итмичә даими яшәү урынын үзгәртергә тиеш түгел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев