Кукмарада мунча янган Янгын нәтиҗәсендә мунча белән сарайга зыян килгән
Кукмарада мунча янган
Янгын нәтиҗәсендә мунча белән сарайга зыян килгән
14 ноябрь көнне 14 сәгать 56 минутта район янгын-коткару частена Кукмараның Почта урамында мунча януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын мәйданы 21 квадрат метрны тәшкил итә. Ут нәтиҗәсендә сарай һәм мунчага зыян килә.
Янгын-коткару хезмәте кукмаралыларны ут белән сак булырга, шулай ук электр әйберләре кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.
http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/7697941/
Нет комментариев