Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Вологдадан ялган риелторны хөкем иттеләр

Мошенникның гамәлләреннән Татарстан, Вологда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов на-Дону һәм Иркутскидан 21 кеше зыян күргән.

Кукмара районы прокуратурасы Вологда шәһәреннән 26 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны мошенниклык гамәлләре кылуда гаепле дип тапты.

2022 елның мартыннан декабренә кадәр ир-ат, гражданнарның акчаларын урлау максатыннан, социаль челтәрләрнең берсендә торак биналарны арендага бирү турында ялган белдерүләр урнаштыра. Алга таба ул, алдан түләү алып, акчаны үзләштерә һәм элемтәгә чыгудан туктый.

Ялган риелтор гамәлләреннән Татарстан, Вологда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов на-Дону һәм Иркутскидан 21 кеше 400 мең сумнан артык зыян күрә.

Ир-ат үз гаебен таныды һәм урлаганны кире кайтарды. Суд аны шуның кадәрле сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев